Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан Алевтина Петровна Мәгариф министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Алевтина Даутова Түбән Каманың 31нче мәктәбендә география укыта. Ул Татарстан республикасы Мәгариф министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының милли мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен бүләкләнә, диелә рәсми документта.

Түбән Каманың 31 нче мәктәбендә география укыткан Алевтина Даутова тумышы белән Алексеевск районы, Югары Кондрат авылыннан.

«Авылыбызда керәшеннәр, чувашлар дус һәм бердәм яши. Мин әбиле йортта үсмәдем, ләкин яраткан әбием бар иде, ул сөйләгән йола-гадәтләр колакка кереп калган, әмма кием-салымга килгәндә, барысы да хәтердә түгел иде», — ди педагог.

Керәшен халкының милли мирасын барлауга керешкәндә, аңа Екатерина Николаевна Стрелкованың ярдәме тия.

Екатерина Менделеевск районы, Бөрешле авылы кызы. Аларның гаилә архивында керәшеннәрнең хатын-кыз киемнәре әле дә саклана. Шулар белән танышкач, Алевтина бу өлкәне ныклап өйрәнә башлый. Әле үзе генә түгел, укучыларында да кызыксыну уята. Бергәләп керәшеннәрнең хатын-кыз һәм ир-ат киемнәре турында мәгълүмат туплап, тикшереп, төрле конкурсларда катнашалар. Республикабызда гына түгел, Россия күләмендә җиңүләре шактый аларның. Керәшен халкының милли киемен чуваш халкы киеме белән чагыштыру өстендә тикшерүләр, эзләнүләр алып баралар.

Теләге булган кеше һәр эшкә дә өлгерә, дәресләрен дә балалар күңеленә барып җитәрлек итеп уздыра, мәктәпнең «Халкымның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» туган якны өйрәнү музеен җитәкли. Керәшен халкының уңышлы гына эшләп килүче этно-мәдәни җәмгыяте эшчәнлегендә дә актив катнаша.

Үзе генә түгел, балаларны да үткән тарих белән горурланырга һәм кызыксынырга өйрәтә. Әйткәнебезчә, нәтиҗәләре дә уңай. Бу эшләре дәвамлы булып, киләчәктә дә гел уңышлар гына насыйп булсын аларга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев