Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Чыршылы авылы тарихы

Сарман районының Түбән Чыршылы авылы турындагы беренче мәгьлүматлар 17нче гасырның 1762 нче елына туры килә.

Архив документлары күрсәтүе буенча, бирегә иң беренче булып Келәтле авылыннан 13 керәшен гаиләсе, Иман авылыннан 1 керәшен гаиләсе, Ячимсас авылыннан 5 керәшен һәм 7 татар гаиләсе күчеп килә. Барлыгы 58 кеше килеп урнаша.

Элек бу урыннарда калын чыршы урманы булган. Су агымына карап, югарыдарак урнашкан авылны Югары Чыршылы, ә түбәндәрәк урнашканын Түбән Чыршылы дип атаганнар. Ләкин бу агачлар, кызганычка каршы, сакланмаганнар. Ике авыл уртасында ул чыршыларнын таркалып бетмәгән төпләре әле дэ булса очрый. Авылның өлкән кешесе Иванов Петр Макарович әйтүенә караганда: «Авыллар арасындагы биек, юан чыршыларны авыр сугыш барган чорда,1943 нче елда кисеп бетергәннәр».

Түбән Чыршылы авылы табигатьнен матур урынына — таулы урынга урнашкан. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш ага. Авылны чыкканда, инеш Игәнә елгасына кушыла.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Языков (Язикау) волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә, 1922  елдан Чаллы кантоннары составында тора. 1930 елның 10нчы августыннан — Сарман, 1935 елның 10нчы февраленнән — Ворошилов, 1957  елның 29нчы ноябреннән — Яңа-Юл районнарында. 1959 елның 12нче октябреннән Сарман районы территориясендэ тора. Хәзерге вакытта Югары Чыршылы авыл җирлегендә исәпләнә.

1860 елларга чаклы авылдашлар аерым крестьян хуҗалыклары булып торганнар. Авыл кешеләренең төп шөгыле җир эшкәртү, мал үрчетү, умартачылык булган. 1870 елларда авылда су тегермәне булган.

1930 елларда авылларда колхозлашу чоры башланган. Түбән Чыршылы авылында да «Ворошилов» исемендәге колхоз төзелә. Колхозга керергә теләмәгән байларны, урта хәллеләрне «кулаклар» дип милекләрен тартып алып, авылдан куганнар. Аларның өйләрендэ магазин, клуб ачканнар. Клуб 1930 елларда ачылган. Мәкчем байның өен мәктәп иткәннәр. Шулай итеп, Түбән Чыршылы авылында 4 еллык мәктәп ачылган. Бу мәктәптә бик күп еллар Ульяна Данилова укучы балаларга белем биргән. 1971 елда мәктәп ябылгач, укучы балалар Югары Чыршылы мәктәбенә йөри башлаганнар. Авылдагы клуб 1965 елда ябылып, анда колхозга эшкә килгән кешеләрне урнаштырганнар. 1937-1957 елларда авылда ипи пешерү белән дә шөгыльләнгәннәр.

Республикабызда танылган фольклорчы галим Геннадий Михайлович Макаровның нәселе дә шушы авылга килеп тоташа. Аның бабасы тегермәнче Гөрине кулак итеп сөргәннән соң, аларның таш келәтен авылда магазин итеп тотканнар. Магазин 1990 елда, янгын чыгу сәбәпле ябылган.

Шулай ук Түбән Чыршылы авылында ат дворы (ат караучы Алексей дәдәй Тимашев), 1968-1973 елларда куян фермасы (куянчы Вера Иванова) булган. Озак еллар шактый зур дуңгызчылык фермасы, 2 тимерчелек, ярма яргыч, ашлык складлары булган ындыр табагы, янгын сүндерү оешмасы булган. Янгын сүндерү участогында күп еллар сугыштан яраланып кайткан Роман Михайлович Чернов хезмәт иткән. Авыл үзе бер аерым бригада булып, анда уңган колхозчылар, тырыш механизаторлар хезмәт куйган. Тимашев Григорий дәдәй (Шәйди Гөргөрие) Татарстанның атказанган колхозчысы дигән мактаулы исем йорткән. Вера Иванова, терлекчелектә күрсәткән уңышлары өчен, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән.

Элек һәр авыл, эшләүче көчләр күп булган чакта, аерым бер колхоз булып торган. Түбән Чыршылы авылы 1930-1956 елларда «Ворошилов» исемендәге колхоз булса, 1956 елда исемен «Кызыл таң»га үзгәртәләр. 1959 елда Түбән Чыршылының «Кызыл таң», Югары Чыршылының «Кызыл тау», Усай авылының «Ленинчы» колхозлары берләшеп, «Ленинчы» колхозы оеша. 1986 елда «Ленинчы» колхозы Ләке авылы кергән «Мир» белән берләштелеп, «Дружба» колхозы төзелә. 1989 елда Чыршылы Ләкедән аерылып, кире «Ленинчы» колхозына әйләнеп кайта. 1994-2005 елларда авыл «Чыршылы» күмәк хуҗалыгы составында тора. 2005 елдан «Нөркәй» агрофирмасы составына керә.

Бүгенге көндә Түбән Чыршылы авылында оешмалар да, социаль объектлар да юк. Укучылар Петровка авылына автобус белән йөреп укыйлар. Соңгы елларда авылда төпләнеп, төрле милләт кешеләре дә яши башлады. Хәзергесе вакытта авыл өлкән яшьтәгеләрдән тора.

 Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев