Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Цифрлаштыру елы башланды

Республикабыздагы цифрлаштыру елын ничек башладык, нәрсәләр көтелә

2021 елда Татарстанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү объетларының 3,5 меңнән артыгы интернетка тоташтырылган. Бу төр объектларның 76cы электрон вариантка күчерелгән.

Дәүләт хезмәтләре порталыннан еш файдалануылар саны – 1 миллион 600 меңгә, бу портал аша акча түләүчеләр 15 процентка арткан.

Чыбыклы интернет абонентлары – 3,3 процентка (1 миллион 100 меңгә), ә  мобиль интернет абонентлары 8 процентка (4 миллон 500 мең) күбәйгән.

 Халыкның гамәлдәге 7 миллион 700 мең сим-картасы бар, ә смартфоннар саны 5 процентка (8 миллионга кадәр) арткан.

Болардан тыш, республикабызда җәмәгать тәртибенә 67 мең видеокамера ярдәмендә күзәтчелек ителә.

2022 елда авыллардагы мәдәният йортларының һәм китапханәләрнең – 2 меңен, балалар бакчаларының – 1 мең 500ен, спорт мәктәпләренең 200ен югары тизлекле интернетка тоташтырырга җыеналар.

Фельдшер-акушерлык пунктларының барысына да заманча компьютер урнаштырылачак. Барлык табиблар да электрон цифрлы имза белән тәэмин ителәчәк.

Төзелеш өлкәсендә бердәм экосистема булдыру күздә тотыла. Экология, транспорт, юстиция өлкәләрендә бердәм мәгълүмат системалары сафка басачак.

Сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру 2022 елда да дәвам итә. 

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 200 мең кешене цифрлы трансформация күнекмәләренә өйрәтү планлаштырыла.

Бу саннар республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтыннан алынды.

Фото: Министерство цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи Республики Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев