Тракторчы блогер Василий Иванов хатынына бәйрәмгә шәп бүләк әзерләгән
Хәбәрләр

Тракторчы блогер Василий Иванов хатынына бәйрәмгә шәп бүләк әзерләгән

Киләсе атнага язның иң матур бәйрәмен – 8 Мартны билгеләп үтәчәкбез. Василийның сөеклесен нинди бүләк биреп сөендерергә җыенуын белештек

 – Хәерле көн, Василий! Бәйрәм җитә бит, бүләк турында уйладыңмы әле? Хатын-кызга ниндирәк бүләк ошар дип уйлыйсың?

 – Бәйрәм бүләксез булмый, ә нәрсә алырга икәнен һәркем үзе уйлый инде.

 – Сер булмаса, нәрсә бүләк итәргә җыенасың?

 – Бүләк сайлауда әллә ни фантазиям юк, шулай да быел санаторийга путевка алдым әле.

 – Шәп бүләк, кызыклы да, файдалы да! Ә акча бүләк итүгә ничек карыйсың?

 – Акча бирүнең бер гаебе дә юк. Тик аны матур итеп тапшырырга гына кирәк. Әйтик, берәр матур тартмага салып, яки акчадан букет яасп бирсәң, кызыграк буладыр.

 – Җавабың өчен рәхмәт. Хатынга нәрсә бүләк итим икән дип, баш ваткан ирләргә киңәш кебек тә булыр бу.


Нет комментариев