Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Түгәрәк уен» фестивалендә I урын Башкортстан керәшеннәренә бирелде

Башкортостан республикасы, Яңа Балыклы, «Туганай» фольклор коллективы 1 урынга лаек булды

 29 август көнне  «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Әлеге чарада Россия төбәкләреннән утыздан артык фольклор коллективы һәм башкаручылар катнашты.

XIII «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль-конкурсында беренче урыннарга Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче коллективлар лаек булды.

Фольклор ансамбле буларак, Башкортстан Республикасының Яңа Балыклы, «Туганай» фольклор коллективы беренче урын алды. Җитәкчесе: Люция Вафина;

Вокаль ансамбль буларак, Чиләбе өлкәсе Нязепетровский районы Арыслан авылыннан «Ләйсән» халык фольклор ансамбле җиңүче. Җитәкчесе: Роза Мөхәрәмова;

Инструменталь ансамбль буларак беренче урында — Төмән өлкәсенең «Чыңгыз-Тура» коллективы. Җитәкчесе: Зилә Йосыпова.

«Түгәрәк уен» фестивале — Россиядә татарларның бары тик аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Беренче тапкыр ул Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында үткәрелгән иде. 2020 елда конкурс читтән торып, катнашучылар номерларының видеоязмалары буенча үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев