Терлек азыгы да, сөт тә бар
Хәбәрләр

Терлек азыгы да, сөт тә бар

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында сигез айлык эшкә нәтиҗә ясадылар.

11 сентябрьгә республикабызда барлыгы 405 мең тонн печән, 1 миллион 950 мең тонна сенаж, 1 миллион 46 мең тонна силос әзерләнгән. Бу – бер баш шартлы терлеккә 19,2 центнер азык берәмлеге, дигән сүз.

Татарстанда үтеп киткән 8 айда сыерлардан барлыгы 1 миллион 115 мең тонн сөт савып алынган. Бер сыердан уртача 5 мең 181 килограмм сөт савылган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 420 килограммга күбрәк.

Мөгезле эре терлекнең баш саны 1 сентябрьгә 632 мең булган, шуның 223 меңе – сыерлар. Дуңгызлар – 459 мең, сарыклар һәм кәҗәләр – 45 мең 600, ә атлар – 19 мең 900 баш. Кош-корт исә узган елдагыдан 6 процентка күбрәк.

Бу саннар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 8 айда терлекчелек тармагы үсешенә багышланган киңәшмәсендә терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге начальнигы Сирень Нигъмәтҗанов ясаган чыгышта яңгыраган.

 


Нет комментариев