Бу күп фигуралы композиция булачак. Сыннарның һәркайсы төрле һөнәрләрне гәүдәләндерәчәк
Түбән Каманың беренче төзүчеләренә багышланган скульптур композиция шәһәрнең музее янында ачылачак. Ул Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан куела. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бронзадан коелган сыннарны Казанда әзерлиләр. Тиздән сыннар Түбән Камага кайтартылачак.
«Бу күп фигуралы композиция булачак. Аларның һәркайсы төрле һөнәрләрне гәүдәләндерә: геодезистлар, проектлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар, – ди Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов. – Скульптуралар кую тәкъдиме дә беренче төзүчеләрнең үзләренеке».
Нет комментариев