Татьяна Ефремовага мәхәббәт турында җыр бүләк иткәннәр
Хәбәрләр

Татьяна Ефремовага мәхәббәт турында җыр бүләк иткәннәр

Җырның авторы – Тәслимә Низами

Язның беренче көнендә яшь җырчы Татьяна Ефремованың “Язмышлар урамнары” дип аталган яңа җыры дөнья күрде. Әлеге җырны карендәшебезгә автор-башкаручы Тәслимә Низами бүләк иткән.

Бу хакта җырчы Инстаграмдагы үз аккаунтында: “Тәслимә Низаминың иҗаты белән мин 2 ел элек таныштым. Шунда мин беренче тапкыр әлеге җырны ишеттем. Ул җырны миңа бүләк итәр дип уйламадым да, чөнки аны озак еллар буе башка җырчылар да сатып алырга теләгән”, – дип язган иде.

Җырчы “Язмышлар урамннары”ның чын мәхәббәт тарихына нигезләнеп язылганын да әйтте.

 


Нет комментариев