Президент Миңнеханов, дару җитештерүчеләргә ярдәм чаралары буенча, тиешле министрлыклар җитәкчеләренә тәкъдимнәр кертергә кушкан
Президент “Татхимфармпрепарат” акционерлык җәмгыятендәге препаратлар җитештерү линиясен һәм, шулай ук, чит илдән кайтартыла торган препаратларны алмаштыра торган субстанцияләр эшләнмәсен караган. Һәм тиешле министрлыклар җитәкчеләренә, дару җитештерүчеләргә ярдәм чаралары буенча үз тәкъдимнәрен кертергә кирәклеген искәрткән.
Хәзерге вакытта “Татхимфармпрепарат”та 131 төрдәге препарат җитештерелә, шуның 60ы – кеше тормышы өчен мөһим булганнары. Предприятие тиешле режимда эшли, анда алдагы берничә айга тулысынча җитәрлек чимал, дару өчен кирәкле компонентлар һәм башкалар бар.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев