Татарстанлыларга кар яуган вакытта иминлек чаралары турында сөйләделәр
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә елның кышкы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләргә тротуардан хәрәкәт итәргә куша, ә алар булмаганда – юл читеннән. Бу мөмкин булмаган очракта, алар юл читеннән бер рәт булып транспорт чаралары хәрәкәтенә каршы бара ала.
Велосипедчылар турында да онытмаска кирәк. Еш кына велосипедта курьерлар йөри, алар шулай ук машина юлыннан хәрәкәт итә. Мондый очракта алар транспорт чаралары хәрәкәте уңаена барырга тиеш.
Машина йөртүчеләр бик игътибарлы, сак булырга һәм юлга җәяүле яки велосипедчылар килеп чыгу ихтималына әзер булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев