Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңгыр һәм 12 градуска кадәр җылы көтелә

Республика территориясендә явым-төшем киләсе атна башында туктаячак

Татарстанда атна ахырына кадәр болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә, 3 апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез көнбатыштан килгән атмосфера фронты якынаю белән бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы -3…+3 градус, көндез — +4…+9, көнчыгышта 12 градуска кадәр җылы көтелә.

Якшәмбе, 4 апрельдә, җил төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Салкын фронт йогынтысында температура да төшәчәк. Аязучан-болытлы һава торышы, кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -4…+1 һәм көндез +3…+8 градус булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 5 апрельдә, кайбер районнарда явым-төшем көтелә. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, көндез +3…+8 градус. Сишәмбе, 6 апрельдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Димәк, явым-төшем аз булачак, дип фаразлана. Төнлә һава температурасы 0…-5 градус, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.

 

ТатарИнформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев