Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда коронавирус сәбәпле кертелгән югары әзерлек режимын гамәлдән чыгарылды

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән югары әзерлек режимы гамәлдән чыгарылды.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул турыда боерык имзалады.

«Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасының идарә органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын һәм региональ (муниципальара) дәрәҗәдә җавап бирүне гамәлдән чыгарырга», – диелә боерыкта.

Югары әзерлек режимы республикада эпидемиологик хәлнең тотрыклылануы сәбәпле гамәлдән чыгарыла. Аны республика территориясендә 2020 елның мартында керткәннәр иде.

Исегезгә төшерәбез, 5 майда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 пандемиясе статусын гамәлдән чыгарды. Аның мәгълүматлары буенча, үткән елларда авыру бөтен дөньяда 20 миллион кешенең гомерен өзгән.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев