Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәрендә яңгыр һәм җепшек кар явачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда алдагы ял көннәрендә циклон һәм антициклоннарның чиратлашуы нәтиҗәсендә тотрыксыз һәм, нигездә, җылы һава торышы саклана, кыска вакытка суытып та алачак. 

11 мартта республика аша салкын атмосфера фронты узачак, яңгыр, җепшек кар һәм кар явачак, буран чыгуы да көтелә. Көндез явым-төшемнәр туктаячак.

Шул ук вакытта, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыш һәм төньякка алышына. Температура төнге сәгатьләрдә -3..-8, көндез -1..-6 градус тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

12 мартта антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы аз, янә -3..-8 градуска кадәр суытачак. Шулай да көндезге сәгатьләрдә Татарстанга җылы атмосфера фронты якынаю нәтиҗәсендә республиканың көнбатышында җепшек кар һәм яңгыр явачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, +1..+6 градуска кадәр җылыта.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 13 һәм 14 мартта, төбәктә җылы һава торышы саклана, катнаш характердагы явым-төшемнәр көтелә, көндез температура +1..+6 градус тәшкил итәчәк.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев