Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда авыл ипотекасы авыл җирендәге 1 меңнән артык кешене йорт-җирле иткән

Бу максаттан, 2023 елда «Россельхозбанк» республикада яшәүчеләргә, авыл җирендә йорт-җирле булу өчен, барлыгы 4 миллиард сум күләмендә кредит биргән.

Татарстандагы авыл җирлекләрендә күчемсез милек алу өчен, кредит суммасы ике мәртәбә арттырылып, 6 миллионга җиткерелгән. Әгәр дә гаиләдә ир белән хатын икесе берьюлы кредит рәсмиләштерсә, аларның икесенә бергә 12 миллион сумга кадәр кредит алу мөмкинлеге бирелә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында шул хакта хәбәр ителгән. 

Узган ел, шулай ук, беренчел торак базарында биш каттан бик булмаган йортларда квартир сатып алу да финанслана башлаган. Мәсәлән, Арча, Балтач, Кукмара һәм Мөслимдә шундый квартирларны алучылар булган.

2020 елдан алып, бу төр программа буенча, республикабызда 4 мең 200 гаилә авыл ипотекасыннан файдаланган (акчага күчергәндә, барлыгы 11,1 миллиард сум кредит бирелгән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев