Татарстанда −37 градус салкыннар көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда −37 градус салкыннар көтелә

Татарстанда киң төньяк антициклон йогынтысы аркасында аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республика буенча төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура фоны −25, −30, ә урыннарда −32, −37 градуска кадәр төшәчәк. Казанда тәүлекнең караңгы вакытында −25 градустан −30 градуска кадәр көтелә.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава нульдән 15-20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында −15, −17 градуска кадәр).

Төбәк өстеннән күктә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-Көнчыгыш җиле 4-9 м/с көч белән исәчәк. Республика юлларында бозлавык булачак.

16 февраль һәм шимбә, 17 февраль — иң салкын көннәр. Алга таба җылыта башлаячак, чөнки республикага Атлантик циклон килә.

Татар-информ


Нет комментариев