Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан үз керемнәрен җыю буенча еллык планны 58 процентка үтәде

2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 252 миллиард сум акча кергән, шуның 210 миллиарды – республиканың үз акчасы. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының хөкүмәттә уздырылган киңәшмәсендә шул хакта әйткән.

«Татарстанның үз керемнәрен җыю буенча еллык план 58 процентка үтәлде, әмма икенче яртыеллык катлаулырак булачак. Бюджет елдан-ел киеренкерәк үтәлә. Монда, шул исәптән, федераль законнардагы үзгәрешләрне дә искә алырга кирәк, алар республика бюджеты керемнәренә тискәре йогынты ясый һәм, шул ук вакытта, чыгымнарны арттыра. Беренче чиратта, хезмәткә түләүнең минималь күләме артуын әйтергә кирәк», — дип сөйләде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әлеге факторларның бюджетка йогынтысы, тулаем алганда, 30 миллиард сум тәшкил итә. Татарстан Рәисе икътисадны үзгәртеп кору дәвам итүен билгеләп үтте: товар җитештерүчеләр продукция һәм комплектлау җиһазлары китертүнең яңа логистикасын булдыра, импортны алыштыра торган производстволар оештыру мөмкинлекләрен эзли.

Ул тармак министрлыкларына үзләре кураторлык итә торган предприятиеләрдән билгеле бер кыенлыклар кичерә торганнары белән атна саен баланс комиссиясе үткәрергә кушты. 

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Ул, шулай ук, илкүләм проектларга каралган чыгымнарга аерым игътибар юнәлтте. Быел әлеге максатларга 44 миллиард сум акча тоту планлаштырыла, шуның 15,1 миллиард сумнан артыгы — Татарстан акчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев