Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә
Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

Көндез һава температурасы -1...1 градус

 Бүген, 1 февральдә, Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада урыны белән, шулай ук Казанда буран сәбәпле, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлануы фаразлана.

Көндез һава температурасы -1...1 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил булачак. 

ТИ

Фото: pixabay.com


Нет комментариев