Узган ел Россия бюджетына безнең республика 1 триллион сум акча күчергән.
Россия дәүләт думасы депутаты Айрат Фәррахов шул хакта әйткән. Татарстан ил казнасына күчергән сумма күрше Башкортстан белән чагыштырганда 393 миллиард сумга күбрәк. Шулай ук, Томск һәм Ростов өлкәләренекеннән – 750 миллиардка, Краснодар краеныкыннан – 506 миллиард 200 миллион сумга артыграк. Бүгенге көндә Россиядә нибары 13 донор төбәк бар, ә бу илебез өчен күп түгел.
Нет комментариев