Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкирмән керәшеннәре Казанда үз ягы мәдәниятен күрсәтте

Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында Лаеш районы мәдәнияте көне узды.

Әлеге чарада Ташкирмән авылының мәктәп укытучылары һәм укучылары да катнашты.

«Без ике урында күргәзмә ясадык. Берсендә элгәредән калган әйберләр, икенчесендә безнең авыл керәшеннәре генә әзерли торган ашамлыклар иде. Безнең якта умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнүче күп. Шуңа, ризыкларыбызның да күп өлеше балдан һәм балыктан әзерләнде. Соңрак, керәшен биюе белән сәхнәгә чыктык. Авылыбызда клуб ябылу сәбәпле, чыгыш ясарга мәктәп коллективын чакырдылар. Тамашачылар бик күп булды, халыкка безнең күргәзмәләр бик ошады. Ризыкларыбыздан авыз иттеләр. Мәктәбебездә «Көмеш» балалар фольклор ансамбле эшли. Алар да матур итеп чыгыш ясады. Мәктәп директоры Марина Терентьевна мондый эшләрдән беркайчан да читтә калмаска тырыша, коллективны чакырган һәр чарада катнашып торабыз», — дип хәбәр итте мәктәпнең китапханәчесе Ирина Киселева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев