Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйлеләр Боламык бәйрәме уздырдылар

Сәвәләй – Зәй районының керәшен традицияләрендәге Боламык бәйрәмен саклап килә һәм узгара торган бердәнбер авыл

Боламык бәйрәменең икенче исеме – Чүк, Сәвәләйдә аны яшьләр бәйрәме дип тә атыйлар. Аны Тройсыннан соң узгаралар. Элек бу бәйрәмгә үзебезнең һәм якын-тирә авылларның яшьләре Зәй елгасы буена җыелганнар. Керәшен милли киемнәрен киеп, җыруларын җырлап, егтеләр һәм кызлар төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда танышканнар.

Коммунистлар чорында дини бәйрәмнәр тыелса да, моннан 30 ел элек, илдәге үзгәртеп кору вакытында, сәвәләйлеләр Боламык бәйрәмен яңадан яңарталар. Нәрсә соң ул Боламык бәйрәме? Нәрсә хөрмәтенә узгарыла?

Язма башында аның әле Чүк дип тә аталуын телгә алдык. Чүк – яңгыр боткасы пешерә торган йола. Яңгыр яумаган, корылык килгән җәйләрдә, авыл өлкәннәре җыелып, су буенда, берничә казанда ботка пешереп, табигать көчләреннән яңгыр явуын, игеннәр мул үсүен сорап, келәү укыйлар иде. Ботка белән сыйлангач, без, авыл балалары, чиләкләргә су тутырып, урамда кичкә тикле су сибешә идек, Ул көнне су белән коенган кешеләр безгә, бала-чагага үпкә белдермиләр, бары тик яңгыр гына яусын диеп телиләр. Көтү кайтканчы су сибешә торгач, авыл коеларында су калмый иде. Чүк узгарган көнне яңгыр яумаса да, берничә көннән ява иде. Әллә келәүләрне Алла ишеткән, әллә шулай туры килгән.

Ә менә быел “Боламык” йоласы 4 июльгә туры килде. Бу көнне авылыбызга Казан каласыннан мәртәбәле кунаклар килде. Алар – республикабызның этнорәссамнары.

Без аларны Сәвәләй фольклор ансамбленең моңлы җырлары белән каршы алдык. Ольга Бутяева рәссамнарга үзенең искиткеч күргәзмәсен күрсәтте.

Шуннан, бергәләшеп, су буенда уза торган “Боламык” йоласына юл тоттылар.

Килгән кунакларыбызга йолабыз бик ошады. Алар рәхәтләнеп авыл халкы белән күңел ачып, тәмле боламык белән сыйландылар. Шунсын искәртеп үтәргә кирәк, йолалар онытылмый, алар гасырлардан гасырларга күчеп, киләчәк буынга мирас булып калачак.

Ләйлә САБАЕВА, Сәвәләй мәдәният йорты директоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев