Быел республика күләмендә уздырыла торган Питрау бәйрәме 12-18 июль көннәрендә үтәчәк
“Питрау – 2020”не 12-18 июль көннәрендә оештыручыларның төрле интернет - мәйданчыкларында карап булачак.
Мамадыш районы Башкарма комитеты Мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов сүзләренә караганда, бәйрәм үткәрүнең яңа төрле - онлайн форматы яңа мөмкинлекләр дә бирә. "7 көн дәвамында, атна буе үзебезчә, керәшенчә бәйрәм итә алабыз. Безне, керәшен мәдәниятен бөтен дөнья кешесе, Җир шары буйлап сибелгән керәшеннәр дә күрә алачак", - дип белдерде Мамадыш районы керәшен җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Степан Петрович.
Нет комментариев