Туганайлар

“Питрау - 2020” республикакүләм керәшен культурасы фестивале яңа форматта узачак

Бер атна дәвамында Татарстанда һәм Россия буенча сибелеп яшәүче керәшеннәрнең мәдәнияте тәкъдим ителәчәк

Мамадыш районының Җөри авылында уза торган Питрау бәйрәме, коронавирус таралу сәбәпле, быел онлайн форматта узачак. “Питрау – 2020”не 12-18 июль көннәрендә оештыручыларның төрле интернет-мәйданчыкларында карап булачак.

17 июнь көнне Казан шәһәрендәге Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Питрау бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Мамадыш муниципаль районы администрациясе, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле вәкилләре катнашты.

Фикер алышу барышында бәйрәмнең төп юнәлешләре һәм рубрикалары буенча тәкъдимнәр әйтелде, яңа форматта үткәрүнең техник үзенчәлекләре каралды, концепция һәм интернет-ресурслар билгеләнде.

“Бәйрәм программасына Республика керәшен оешмасының районнардагы бүлекләре, фольклор коллективлары һәм керәшен артистлары җәлеп ителәчәк. Бүгенге көндә без программа өстендә эшлибез”, - дип хәбәр итте Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова.

Спорт ярышлары уздырылмаячак. Питрауның күрке булган “Кряшен чибяре ” конкурсы булырмы, әлегә билгесез. Бүгенге көнгә конкурста катнашу теләген белдергән сигез кыздан гариза килгән.

Искәртеп узабыз, былтыр “Питрау” бәйрәме 20 еллык юбилеен билгеләп узды.

Фото: Культурный центр им. Я. Емельянова

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: