Синоптиклар: Май ахырына кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак
Хәбәрләр

Синоптиклар: Май ахырына кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр

Татарстанда 30 майга кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.

Синоптиклар шулай ук 22 майда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Татарстан Республикасы территориясендә бүген төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.

Көндез термометр баганасы +12 градуска кадәр күтәрелә.

ТИ

Фото: pixabay.com


Нет комментариев