Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Димитриев: Бүген төп максат - чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгу

Кукмара районында язгы кыр эшләре башланды.

Тиз генә бетмәс кебек тоелган кар көртләре күз алдында эреп юкка чыкты. Димәк, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң дулкынландыргыч, җаваплы вакытлар җитте. Тиздән – чәчү. Ә аңа кадәр «Урал» хуҗалыгы базасында традиция буенча соңгы әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар үткәрелде.

«Бүген төп максат - чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгу. Моның өчен үткән елгы ялгышларны кабатламыйча, яңалыкка таба атларга кирәк. Әмма кырга чыгып киттек дип, терлекчелекне дә онытырга ярамый», - диде район башлыгы Сергей Димитриев, семинарда катнашучыларны сәламләп.

Ураллылар, елдагыча, язгы кыр эшләренә әзерлекнең алгы сызыгында. Хуҗалыкның «Рассвет» белән икесенә бергә 9 мең гектарга якын сөрүлек җирләре бар. Шуның 4 мең гектардан артыгында бөртеклеләр игәләр, калганын азык культуралары алып тора.  Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, күпьеллык үләннәр - 1760, берьеллыклар 1300 гектарны били, кукурузны – 1033, рапсны 231 гектарда үстерергә планлаштыралар. Моннан тыш, ураллылар бәрәңге игүдән дә туктамаганнар. Быел икенче икмәккә 87 гектар җир билгеләгәннәр. Бәрәңгегә сорау бар, быел килограммын 12 сумнан сата башлаган идек, соңгы вакытта килограммын 20 сумнан җибәрдек, диделәр.

«Быелгы чәчүгә барлыгы 1100 тонна орлык таләп ителә иде, аны 600 тоннага күбрәк әзерләп куйдык. Һәр культураның ике-өч сортын игәбез. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 100 килограмм исәбеннән минераль ашламалар тупланды. Шулай ук игеннәрне яфрактан тукландыруга да зур игътибар бирәчәкбез. Максатыбыз – кырлардан уртача 50 центнер уңыш җыеп алу», диде хуҗалыкның баш агрономы Рамил Хәбибрахманов.

Хуҗалыкта язгы эшләрне башкарып чыгу өчен техникалар җитәрлек: сиксән берәмлек трактор, уналты тырма агрегаты, культиваторлар, өч чәчү комплексы, СЗТ-3,6 чәчкечләре, катоклау җайланмалары – барысы да төзекләндерелгән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев