Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә күршеләр очрашуы үткәргәннәр

Кешенең бәхете – яхшы күршедә диләр. Күрше ул туганың кебек якын кеше.

Сәвәләйнең Яшьләр урамында ел саен,  августта уза торган бик күркәм традиция бар.

“Бу урамда яшәүчеләр үзләре яратып күршеләр очрашуын, гаиләләр берлеге дип тә йөртәләр. Сез әйтерсез инде, көн дә күреп торган күрше белән очрашуның кызыгы бармы дип? Көндәлек очрашып тору анысы аның хәл белү генә, менә матур, бай корылган табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утыру күрше белән күршенең араларын тагын да ныгыта. Эх, рәхәт тә соң яшәргә яхшы күршеләр булып”,– дип яздылар Сәвәләй мәдәният йортыннан.

Бәйрәм буласы урынны алдан ук үләннәрен чабып, чистартып әзерләп куялар. Кунаклар килгәнче чәчәкләр белән бизәп, өстәлләр, утырырга урыннар әзерлиләр.  Өстәл тулы сый-хөрмәт, тәмле коймак, хуш исле бал белән самавыр чәе кайнап тора

 “Озаклап сөйләшеп утырдык, биедек, җырладык. Киләсе елларда да исән-сау булып очрашырга насыйп булсын дип, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, яхшы кәеф белән өйләргә таралыштык”, – диләр күршеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев