Хәбәрләр

Сәвәләйдә гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрне олылаганнар

4 март Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәткән авылдашларга рәхмәт йөзеннән, очрашу оештырылды.

Бу хакта мәдәният йортының директоры Ләйлә Сабаева хәбәр итте. 

– Чарага МХО зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрүдә актив катнашкан авылдашларбызны һәм солдатларның әти-әниләрен җыйдык. мул табын артында озак сөйләшеп, җырлашып, узган-булганнарны искә төшереп утырдык. Бераз мәшәкатьләреннән онытылып тордылар, – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, авылларда гуманитар ярдәм җыюлар әле дәвам итә. 


Нет комментариев