Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда «Артык гомер» драмасы сәхнәләштерелде

2024 ел Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район мәдәният йорты авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы үткәрә.

Сарсаз-Баграж мәдәният хезмәткәрләре дә фестивальгә кушылып, Хәбир Ибраһимның «Артык гомер» драмасын сәхнәләштереп күрсәттеләр.

«Спектакль, анда катнашучы үзешчәннәр уены уңышлы килеп чыкты. Сәхнәдә иң актуаль темалар — гаилә, тәрбия, әхлак темалары күтәрелеп, тамашачы хөкеменә тапшырыла. Гади генә декорация фонында катлаулы вакыйгалар, күренешләр бер-бер артлы эмоциональ рәвештә үрелеп бара», — ди спектакльне караучылар.

«Артык гомер» драмасында әби белән бабайның язмышы сурәтләнә. Иң үкенече — аларның балалары булмый. Бабай вафат булгач туганнар бергә җыелыша. Менә шул вакытта туганнар арасындагы бердәмлек, батырлык күренә дә инде. Ялгыз калган, урын өстендә ятучы, авыру әбине тәрбияләүне Сабир гаиләсе үз өстенә ала.

Спектакльдә уйнаучы 10 үзешчән артистның уеннары искиткеч! Рольләрне Николай Григорьев (Ярулла), Галина Белголова (Мәүлия), Алексей Герасимов (Сабир), Мария Журавлева (Сәрия), Марина Халикова (Регина), Алексей Краснов (Тәүфыйк), Людмила Чернова (Халисә), Эдуард Белголов (Әмир), Михаил Минеев (Хәйбулла), Роза Герасимова (күрше хатыны) зур осталык белән башкарды. Клара Фролова артистларга булышучы, ярдәм итүче булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев