Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сарман районы Ләке авылы хаклы “Чанафест-2020” ярышында катнашкан

17 январь көнне Сарманның “Ленин бакчасы”нда беренче тапкыр “Чанафест-2020” спорт ярышы узган

Анда районның барлык авыл җирлекләре дә катнашкан. Конкурсның шарты – креатив чана әзерләү. Һәр команда да исем, девиз һәм музыкаль номер белән килергә тиеш булган. Чара ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыкларына багышланган.

“Безнең авыл командасының исеме – “Ләке гөлләре” иде. Ә девиз бигрәк тә кызык килеп чыкты: “Күпме генә корт ашаса да, без чәчәк атып торабыз”. Беренче тапкыр уздырылуга кармастан, бик күңелле булды, рәхәтләнеп чана шудык, ял иттек”, - диде Ләкедән Римма Тимирова.

Барлык катнашучылар да дипломнар тапшырганнар, җиңүчеләргә бүләкләр биргәннәр.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев