Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Кайбыч районы мәдәнияте көне узды

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында 23 сентябрендә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Кайбыч районының Мәдәният көне узды.

Программа барышында тамашачылар район территориясендә яшәүче халыкларның гаилә традицияләренә бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар атмосферасына чумдылар.

Халык фольклор коллективлары, «Авыл Дэнс» халык бию коллективы катнашындагы концерт программасы тамашачылар күңеленә хуш килде.

Район үзәк китапханәсе Кайбыч җиренең күренекле кешеләре турында күргәзмә һәм альбомнар тәкъдим итте.Күргәзмәнең үзәге һәм бизәге Кайбыч районы бренды «Кичке уен»халык иҗаты фестивале булды. Монда ук татар, чуаш, рус, керәшен кухнясының үзенчәлекле тәмле милли ризыклары тәкъдим ителде.Аерым мәйданчыкта декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләде: агачка уеп ясау, чүкеп ясау. Балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрелде. Әлбәттә районның керәшен ансамбльләре дә актив катнаштылар.

;

Зур Тәрбиттән «Тәңкәләр», «Керәшен йолдызлары», Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй»ләр дә матур чыгышлары белән халыкны сөендерде. 

Фотолар: Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңнарыМбу Музей-Кайбицкого-Края

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев