Газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык - видео
Хәбәрләр

Газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык - видео

Газета укучыларыбыздан барлыгы 107 квитанция күчермәсе килде

Матур традицияне дәвам итеп, 2022 елның беренче яртыеллыгына  "Туганайлар" газетасына язылучылар арасында розыгрыш үткәрдек. Татарстанның төрле районнарында сибелеп яшәүче карендәшләребездән барлыгы 107 квитанция күчермәсе килде.

Инстаграмдагы аккаунтыбызда туры эфирда укучыларыбыз арасында кукмара итеге, мамык шәл, җылы плед һәм бияләй уйнаттык. 

Шулай итеп розыгрыш җиңүчеләре:

Кукмара итеге: Балык-Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылыннан Ананьева Л.С. 

Мамык шәл: Казан шәһәреннән Яковлева О.В. 

Плед: Чистай районы Бахта авылыннан Малышева С.

Бияләй: Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Яковлева Л.А

Җиңүчеләрнең редакция белән хәбәргә чыгуларын сорыйбыз.

Карендәшләребезгә безнең белән булганнары, бәйгеләребездә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтлебез! Һәрвакыт бергә һәм бердәм булыйк!

 


Нет комментариев