Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституция советы аппаратының санын раслады

Татарстанда Конституция советы аппараты хезмәткәрләре саны билгеләнде, ул дүрт кешедән торачак. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Татарстан Республикасы дәүләт органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларының гомуми санын раслау турында» 2013 елның 14 декабрендәге ТР Президенты Указының 1 нче кушымтасына, шулай ук башка документларга кирәкле үзгәрешләр кертелде.

Сүз бүлек башлыгы һәм баш белгеч кебек хезмәткәрләр турында бара. Бу вазифалар ТР дәүләт граждан хезмәте вазифалары реестрына кертелде. Аларның хезмәт хакы күләме расланды.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Конституция советы рәисе һәм аның әгъзалары вазифалары Татарстан Республикасы дәүләт вазифаларының Җыелма исемлегенә кертелде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Илгиз Гыйләҗев Татарстан Конституция советы рәисе итеп билгеләнде. Роман Гафаров һәм Эльмира Мостафина совет әгъзалары булды.

Конституция советы Татарстанда юкка чыгарылган Конституция суды урынына булдырылды. Бу хакта карар VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында кабул ителде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев