Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә пенсионерлар берничә салым ташламасы алырга мөмкин

Юрист 2024 елда пенсионерларның нәрсә өчен түләмәскә хакы бар икәнен аңлатты.

Гамәлдәге законнар нигезендә, Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнар берничә салым ташламасы ала, дип аңлатты «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов.

Барыннан да элек, бу милеккә салымга кагыла. Пенсионерларга әлеге салымны бер фатир, дача кишәрлеге, хуҗалык корылмасы (50 квадрат метрга кадәр), иҗат остаханәсе, студия өчен түләргә кирәкми.

«Ягъни әгәр пенсионер яки пенсия алды яшендәге гражданның бер фатиры, бер дачасы һәм бер гаражы булса, ул милеккә салым түләми», — дип искәртте эксперт. Әгәр аның милкендә, мисал өчен, ике фатир бар икән, берсенә салым түләргә кирәк. Кайсына икәнен салым түләүче үзе яки салым хезмәте билгели.

Транспорт салымын түләүгә кагылышлы ташлама һәр төбәктә аерым рәвештә карала — кагыйдә буларак, пенсионерга ташлама бирәләр яки кайбер очракларда салым түләүдә гомумән азат итәләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев