Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә коронавирусның яңа варианты барлыкка килгән

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россиядә коронавирусның «Пирола» штаммы белән зарарлануның 10 очрагы ачыклануын хәбәр итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр итүенчә, барлык ачыкланган очраклар читтән кергән һәм чирнең авыррак агышына китерми. «Пирола»ның Россия территориясендә таралуы дәвам итәр дип көтелә.

Элегрәк Попова Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арта башлаган дип хәбәр иткән иде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, авыручылар саны бер ай эчендә ике тапкыр арткан. Шул ук вакытта аларның гомуми санының 30 проценты федерациянең өч субъекты — Мәскәү, Мәскәү тирәсе һәм Санкт-Петербургка туры килә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте элегрәк кисәткәнчә, коронавирусның яңа «Пирола» вариантында өстәмә мутацияләр бар. Ул элеккеге вариантлар, шул исәптән «Омикрон»га караганда йогышлырак. Шул ук вакытта ведомствода Россиядә «Пирола»ны ачыклау өчен тестлар һәм дәвалау өчен препаратлар барлыгын ассызыкладылар.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирусның «Пирола» штаммын йоктыру очраклары юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев