Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова хәбәр итте.
Россиядә бүгенге көндә битлек кию режимын кертү өчен нигез юк, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова.
«Без битлек режимын кире кайтарырга җыенмыйбыз, әгәр дә инде моңа абсолют аңлаешлы нигез булмаса. Бүген андый ихтыяҗ юк», — диде ул.
Элегрәк Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтендә ОРВИ, грипп һәм коронавирус очракларының сезонлы артуы аркасында Хөкүмәт Йортында өстәмә профилактика чаралары, шул исәптән битлек режимы кертеләчәге турында әйттеләр.
Нет комментариев