Римма Никитина: "Әни, мин кияүгә чыгам!"
Хәбәрләр

Римма Никитина: "Әни, мин кияүгә чыгам!"

Татар эстрадасы җырчысы Римма Никитина Мәскәүдән әнисенә сөенечле хәбәр җиткергән.

“Әни, мин кияүгә чыгам! Мин Мәскәүдә калам!” - ди җырчы әнисенә урамдагы телефон буткасында.

Әллә дөрес, ялган? Ышаныргамы, юкмы? Аның каравы Римманың инстадуслары моңа бик сөенгән. “Молодец, Римма. Вакытында чыгып кал, юньле кеше генә була күрсен”, “Чынлап кияүгә чыгасызмы? Бәхетле булыгыз!”, “Туйга чакыру көтәбез” һ.б. комментарийлар язганнар.

Чыганак


Нет комментариев