Республика сугымлык малны күп асрый
Хәбәрләр

Республика сугымлык малны күп асрый

Татарстан – ит җитештерү буенча алтынчы урында

Безнең республика, сугымлык өчен терлек асрау буенча, Россиядә алтынчы урынны алып тора. Шушы елның январь-сентябрь айларында сугымлыкка озатылган терлек һәм кош-кортның тереләтә авырлыгы 356,6 мең тонна тәшкил иткән. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 4,2 мең тоннага кимрәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендәгеләр хәбәр иткәнчә, моның сәбәбе – терлекләрнең баш саны кимү.

Тереләтә озатылган сугымлыкта: кош-корт – 51 процент, мөгезле эре терлек – 25 процент, дуңгызлар 24 процент тәшкил иткән.

 

 


Нет комментариев