Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Андрей Кузьминга Сарсаз-Баграж мәктәбендә Рәхмәт хаты тапшырдылар

Андрей Кузьмин мәктәп балаларын үзенең иҗаты белән таныштырды

Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбендә икенче төркем инвалид, рәссам Андрей Кузьмин белән очрашу оештырылды. Бу турыда "Зәй офыклары" хәбәр итә.

Андрейны язмыш сынаса да, ул бу тормышта югалып калмый. Үзен һәр өлкәдә сынап карый, һәрьяктан ачарга тырыша. Андрей - мәктәбебезнең көтеп алган кунагы.  Ул - күп яктан талантлы кеше.

“Андрей үзе дә очрашуларны көтеп ала. Кичәгә ныклап әзерләнгән иде. Очрашу барышында ул үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Әти-әниләргә, укытучыларга багышланган җырлар башкарды, үзе язган шигырьләрен укыды. Андрейның тагын бер таланты бар әле: ул матур итеп картиналар иҗат итә. Картиналар ясаганда натюрморт, пейзажга өстенлек бирә. Мәктәбебезне дә бик матур итеп ясап ясаган картинасын мәктәпкә бүләк итте. Хәзер аның картинасы мәктәбебез түрендә эленеп тора”, -ди татар теле укытучысы Ирина Чернова.

Андрей бөек рус язучысы Александр Пушкин шигырьләрен укып, рәссам Иван Шишкин картиналары белән танышып, алардан илһам алуын әйтте. “Тырышып укыгыз, һәр көннең кадерен белегез, вакытыгызны файдалы итеп үткәрегез”,- дип укучыларга  теләкләрен дә җиткерде.

Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов  алга таба да Андрейга иҗади уңышлар теләде һәм аңа мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Андрей Кузьмин - бу тормышта югалып калмыйча, үзен һәрьяктан ачарга тырыша. Ул шигырьләр дә яза, җырларга да оста, картиналар да иҗат итә.

Татарстаныбызда 2021 ел -  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, ә Зәебездә Туган як елы буларак уза. Сарсаз-Баграж мәктәбендә дә бу уңайдан төрле кичә-чаралар уза. Шуның чираттагысында авылдашыбыз Андрей Кузьмин белән очрашу оештырылды.

 Андрейны язмыш сынаса да, ул бу тормышта югалып калмый. Үзен һәр өлкәдә сынап карый, һәрьяктан ачарга тырыша. Андрей - мәктәбебезнең көтеп алган кунагы.  Ул - күп яктан талантлы кеше.

“Андрей үзе дә очрашуларны көтеп ала. Кичәгә ныклап әзерләнгән иде. Очрашу барышында ул үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Әти-әниләргә, укытучыларга багышланган җырлар башкарды, үзе язган шигырьләрен укыды. Андрейның тагын бер таланты бар әле: ул матур итеп картиналар иҗат итә. Картиналар ясаганда натюрморт, пейзажга өстенлек бирә. Мәктәбебезне дә бик матур итеп ясап ясаган картинасын мәктәпкә бүләк итте. Хәзер аның картинасы мәктәбебез түрендә эленеп тора”, -ди таатр теле укытучысы Ирина Чернова.

Андрей бөек рус язучысы Александр Пушкин шигырьләрен укып, рәссам Иван Шишкин картиналары белән танышып, алардан илһам алуын әйтте. “Тырышып укыгыз, һәр көннең кадерен белегез, вакытыгызны файдалы итеп үткәрегез”,- дип укучыларга  теләкләрен дә җиткерде.

Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов  алга таба да Андрейга иҗади уңышлар теләде һәм аңа мәктәп белән тыгыз элмтәдә торуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/sarsaz-bagrazh-ukuchylary-talantly-eget-beln-ochrashty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев