Поликлиникаларга ярдәм итү өчен
Хәбәрләр

Поликлиникаларга ярдәм итү өчен

“Омикрон” штаммы таралуга бәйле рәвештә,Татарстан 159 миллион сум өстәмә акча алачак

Бу өстәмә акча Россия хөкүмәте председатле Михаил Мишустин күрсәтмәсе нигезендә, мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) системасы буенча бирелә.

“Омикрон” штаммы таралганлыктан, коронавирус чире арткан шартларда поликлиникаларның тотрыклы эшләве, авырган кешеләргә вакытында тиешле  ярдәм күрсәтүләре зарур.  Үзләрендәге поликлиникаларга ярдәм итү өчен Россия төбәкләре барлыгы 7,3 миллиард сумнан күбрәк акча алачаклар.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев