Көзен уңыш җыеп алынган бер вакытта, Покрау бәйрәме уздыру гадәте бүгенге көндә дә дәвам итә.
Покрау бәйрәме белән бәйле сынамышлар белән танышыйк.
• Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана.
• Покрау үтте – кыш җитте.
• Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
• Покрау көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түши.
• Бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете тия.
Нет комментариев