"Подпиши близких, Подпиши родителей" акциясе дәвам итә
Хәбәрләр

"Подпиши близких, Подпиши родителей" акциясе дәвам итә

Матбугат чараларын берләштергән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә кызу чор. 18 июньгә кадәр газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе гөрли. Социаль челтәрләрдә исә бу уңайдан #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция киң колач җәйде. Республикабызның танылган кешеләре: министрлар, депутатлар, телевидение "йолдызлары" әти-әниләрен, туганнарын вакытлы матбугат чараларына яздырып, эстафета таягын башкаларга күчерә. Шул рәвешле алар газета-журналларга...

Матбугат чараларын берләштергән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә кызу чор.

18 июньгә кадәр газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе гөрли. Социаль челтәрләрдә исә бу уңайдан #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция киң колач җәйде.

Республикабызның танылган кешеләре: министрлар, депутатлар, телевидение "йолдызлары" әти-әниләрен, туганнарын вакытлы матбугат чараларына яздырып, эстафета таягын башкаларга күчерә. Шул рәвешле алар газета-журналларга язылу кампаниясен хуплый.

Күренекле шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Григорий Радионов (Гәрәй Рәхим) акциягә кушылып, туган авылының китапханәсен, мәктәбен "Туганайлар" газетасына яздырды.

Сез дә яраткан газетагызга язылырга онытмагыз! Ярты елга язылу бәясе 425 сум 94 тиен. Индекс - П2351.

Бергә булыйк, карендәшләр!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев