Питрауга җиләк-җимеш пирогы рецепты
Хәбәрләр

Питрауга җиләк-җимеш пирогы рецепты

Казанда яшәүче бишенче разрядлы кондитер-технолог Зөлфия Идрисовадан җиләк-җимешле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

 

Камыр өчен: 300 грамм печенье, 150 грамм атланмай.

Печеньены блендер яки уклау белән вакларга, бүлмә температурасында йормшарган май салып болгатырга кирәк.

Эчлек өчен: 50 грамм абрикос, 50 грамм чия, 50 грамм бакча җиләге, 50 грамм слива.

Җиләк-җимешне ваклап турарга.

Табаны атланмай белән майларга, тигез итеп табага җәяргә, «бортик»лар ясарга, эчлекне салырга.

Әзер пирог өстенә салу өчен 300 грамм 20 процентлы каймак, 3-4 йомырка, 100 грамм шикәр комы, ванилин катнашмасын әзерләргә. Аны пирог өстенә тигез итеп салырга. Пирогны 30-40 минутка духовкага куярга.


Нет комментариев