Питрауда 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә
Хәбәрләр

Питрауда 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә

"Питрау" Җөри авылындагы «Тырлау» аланында булачак

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

«Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнаша, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.

Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклаша.

Питрау бәйрәмендәге көрәш ярышында Татарстанның һәм илнең якын төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләре җыелачак.

Чыганак

Программа


Нет комментариев