Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау җырулары

Питрау бәйрәмнәренә дә күп калмады. Аны һәркем үзенчә билгеләп үтә. Һәр төбәкнең үзенә күрә уеннары, җырлары бар.

Әйдәгез, каберләрен искә төшерә торыйк әле.

 Үзәннәрдә билдән чәчкә үлән,

Җир дымлыга шулай үсәме?

Әвәлгедән мактап сөйләнелгән,

Җырга кергән Питрау бәйрәме.

 

Халкыбызның җыр-моңнарын сагыны

Бәйрәм, диеп монда килгәнсез.

Җыруларның иң моңлысын сайлап,

Иң асылын бүләк итәбез.

 

Җөрәк түребездә без сезләргә

Хөрмәт итү хисе йөртәбез

Халкыбызның җыры, моңы белән

Бәйрәм сәламнәре илтәбез.

 

 

Туганнар да килгән безгә,

Дуслар да килгән безгә,

Дуслар, туганнар килгәч тә,

Тагын кем кирәк безгә.

 

 

Бүген бәйрәм- Питрау көне бүген

Керәшеннәрнең матур бәйрәме.

Җыр, биюләр, уен-көлке генә

Күңелле итәр безнең бәйрәмне.

 

 

Борынгыдан килгән Питрау бу,

Изгелек бар аның тамырында,

Петр, Павел апостолга бәйле,

Традицион безнең якларда.

 

Апостоллар мифик булсалар да,

Бәйрәме чын, үзгә, халыкчан.

Питрауда күңел ача халык

Аны көтеп һәркем зарыккан.

 

 

Питрауда күңел ача авыл,

Әй, киләләр инде кунаклар.

Гомер буе читтә йөргәннәр дә

Питрау җитсә кайта бу якка.

 

Зәңгәр күкле таңда ул җәйләр

Кунак кызлар белән бәйле бит

Җыелышып барча авылдашлар

Тальян моңын, җырын тыңлый бит.

 

 

Питрау  бәйрәменә килгән дуслар

Асыл киемнәрен киенеп.

Әйдәгез ,бергәләп җырлыйк әле,

Бәйрәм итиекче сөенеп.

 

Гомеркәйләр шулай узып бара,

Минут-сәгатьләрен санамый.

Җыелшкан чакта җырлашыйыйк,

Питрау үткәч кош та сайрамый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев