Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Патриотик рухлы Кәләй халкы Ватанга файда китерергә тырыша

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Әлмәт районының Кәләй авылындагы мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр, хәрбиләргә булышыр өчен, тату бер гаиләгә берләшә.

Кәләйлеләр махсус хәрби операция башланганнан бирле Ватаныбызны саклаучы егетләргә, кулларыннан килгәнчә, булышырга тырышалар. Иң беренче итеп, маскировка челтәрләре үрә башлаган алар.

– Челтәрләр кирәк икәнен телевизордан сөйләп тордылар. Авылыбызның мәдәният йорты директоры белән библиотека җитәкчесе сөйләштеләр дә, булышырга теләүчеләрне барладылар. Шуннан тотындык. Өйдә утыручылар көндез йөрдек, эшләүчеләр кичкә килде. Шулай икешәр сменалап үрдек, – дип сөйләде Кәләй авылы активисты Любовь Игнатьева. 

Маскировка челтәрләре үрү белән генә чикләнмәгәннәр алар, токмачлар да кисә башлаганнар. Авылның уңган-булган хатыннары бергә җыелышып, камыр җәеп, токмач кисеп, киптереп, савытларга тутырып махсус хәрби операция зонасындагыларга җибәргәннәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев