Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Өрәккә... гашыйк булдым”

Бу вакыйганы миңа дәваханәдә операция эшләтеп чыккан бер таныш егет сөйләде. Ышаныргамы, юкмы – ихтыярыгыз


“Авырту төн уртасында кинәт башланды. Тавышыма әни йөгереп килде, ашыгыч ярдәм чакырды. Гаҗәп, табиблар тиз килеп җитте. Сукыр эчәк өянәге булуын расладылар һәм, носилкаларга салып, алып та киттеләр. Төнге шәһәр буйлап, утларны ялт-йолт яндырып, җилдерәбез генә!

Табиблар эшне тиз тотты. Борынга - кислород битлеге, кан тамырына - укол... Очтым! Ниндидер коридорлар буйлап очам, бүлмәләрне ачып карыйм. Бушлык... Кинәт бер бүлмәдә кемдер “Сәлам!” диде. Җаваплыйм: “Сәлам?.. Син кем?” “Мин?.. Гүзәл!” “Гүзәл, син кайда? Гүзәл!” Кычкырып җибәрдем һәм күзләремне ачтым. Дәваханә түшәме. Янымдагы караватта бер бабай ята.

– Әәә... Уяндыңмы, яшь кеше? Хәзер мин төймәгә басам, табиблар килер. Син бит ике тәүлек уянмадың...
Хирург белән анестезиолог керделәр. Хәлемне сораштылар, нәрсәдер яздылар һәм чыгып киттеләр. Эчәсем килә, ләкин рөхсәт юк. Әлегә йокларга да ярамый, диделәр. Ятам түшәмгә карап. Шәфкать туташы система куйды. Бер минутка күзләремне йомарга уйладым. Таныш тавыш: “Сәлам, Марат!” - ди. Шатландым. “Гүзәл, син кайда?” “Мин монда, яныңда гына...” Күзләремне ачып, янымдагы караватка күз салам. Беркем юк. Хәтта теге бабай да. “Гүзәл! Гүзәл!” дип кычкырганымны сизми калам. Тавышыма шәфкать туташы йөгереп керде.

– Нәрсә булды?
– Кая булды мондагы кыз? Әле генә минем белән сөйләште.
– Нинди кыз? Сез ирләр палатасында ятасыз, хирургиядә, – дип, шәфкать туташы миңа шаккатып, сәерсенеп карап тора.
– Әәә... Йоклап киткән идем, төш күргәнмендер, – дигән булам, юләргә санамасыннар өчен.

Шәфкать туташының чыгып китүе булды, янә Гүзәл белән аралашырга өметләнеп, күзләремне йомдым. Ул озак көттермәде. “Марат, мин монда...” “Гүзәл... Син күзгә күренмисең, син... өрәкме?” “Мин дә монда, дәваханәдә яткан идем... Савыга алмадым...” “Гүзәл, ә нигә син башкалар кебек тегендә... икенче дөньяга китмәдең, монда калдың?..” “Үзем дә аңламыйм, башкалар китә бара, мин монда йөрим...” “Синең тавышың матур, үзең дә матурсыңдыр?..” Гүзәл дәшми. “Мин, гадәттә, беркем белән дә аралашмыйм... Сиңа дәшәсе килде...” - ди өрәк. Аннары хушлашмыйча гына юк булды.


Дәваханәдә ике атна яттым. Гүзәл белән аралашып тордык. Кайтып китәр алдыннан: “Гүзәл, миңа бер генә тапкыр да күренә алмыйсыңмы? Кайтып китәм бит...” - дип ялындым. Гүзәл дәшми торды да: “Кара!” - диде. Күзләремне ачтым. Палатада беркем юк, күрше караватта искиткеч матур бер кыз утыра. Озын чәчләре дулкынланып тора, күзләре зур, боек. Йөзе ап-ак, авыру... Түзә алмыйча, кызны кочагыма алырга теләдем. Ә ул эрегәндәй юкка чыкты...

Дәваханәдән күптән чыктым инде. Гүзәлне мин башка беркайчан да күрмәдем һәм ишетмәдем. Ләкин аның гүзәллеге, матур тавышы хәтеремнән һич чыкмый...”

Ләйсән Якупова.

Шәһри казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев