Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттән чигү, тегү остасы Зинаида Сулагаева: “Кул эшләре мине тынычландыра”

Хатын-кызлар арасында кул осталары тарафыннан иң яратып эшләнә торган эш – чигү.

Беренчедән, моның өчен катлаулы нәрсәләр кирәк түгел: җеп, энә, чигүле ыргак, тукыма һәм башка гади генә җайланмалар җитә. Икенчедән, бу җайланмалар ярдәмендә хатын-кызлар үз осталыкларын гына түгел, ә киемнәрен, йортларын да бизи алалар.

Билгеле булганча, керәшеннәрдә  элгәредән чигелгән әйберләр һәрвакыт күп булган — пәрдәләр, сөлге-бистәрләр, салфеткалар, алъяпкычлар, тәре аллары.

Беренче карашка чигү җиңел генә булып күренсә дә, җиренә җиткереп эшләү өчен бик тырыш һәм сабыр булырга кирәк.

(Фотода Зинаида түти якыннары янында. Үзләре чиккән киемнәрдән)

Кайбыч районының Олы тәрбит авылында яшәүче Зинаида Сулагаева бала чагыннан ук кул эшләре белән кызыксына. Аңа хәзер 74 яшь булса да, әле чигү, тегү белән шөгыльләнүен дәвам итә.

“Озак еллар фермада терлекче булып эшләдем, балам авыру булу сәбәпле пенсиягә иртәрәк китәргә туры килде. Шулай да бер дә буш тормадым. Барлык авырлыкны шушы кул эшләрем белән басарга тырыштым. Тегәргә дә, чигәргә дә яратам мин. Кул эшләре мине тынычландыра, аларга карап күңелгә рәхәтлек алам”, – диде Зинаида түти.

Аңа, үз авыллары егете Владислав Маловка кияүгә чыгып, шунда төпләнеп калган кызы  да кушылды:

«Без дә кечкенә чакта ук  әнидән мондый кул эшләрен өйрәндек, нәселдән-нәселгә күчә ул безнең, хәзер менә балаларыбыз кызыксына. Мин үзем хат ташучы булып эшлим. Авылда торгач эш тә аз түгел, шулай да кул эшенә вакыт табам. Яулыклар чиккәндә әни кырыйларын йөртә, ә мин уртага чәчәкләрдән бизәк ясыйм. Чиккән әйберләребез бик күп. Күлмәкләрне, алъяпкычларны бизибез. Кулъяулыклар күп чигәбез, аларны якыннарга бүләк итәбез, сатып алучылар да булгалый. Ә чигелгән киемнәрне киеп бәйрәмнәргә чыгабыз”, – диде Татьяна Малова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев