Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Харитоновада элгәреге бизәнү әйберләре саклана

Күпләребезнең өйдәге сандыкларда гаилә истәлекләре, әбиләрдән калган бизәнү әйберләре: беләзек, алка, тамакса ише кадерле мирас бардыр.

Безгә Керәшен Сәрдәсендә гомер итүче Ольга Харитонова да үзенең байлыгы – әбиләреннән калган беләзеген һәм тамаксасын күрсәтте.

Һәр кеше үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган йола-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешен, карашларын, бизәнү әйберләрен – мирасын сакларга омтыла. Зиннәтле олы көмеш алкалар, беләзекләр исә керәшен хатын-кызларының күбесендә булган. Ольга Харитонова тамакса 1800нче еллардагы булуын әйтте:

«Нәселдән-нәселгә күчеп килә торган әбиләребез мирасын кадерләп саклыйбыз. Ансамбльдә йөргәнгә, мин аларны чыгышлар ясаганда тагам. Алардан җылылык бөркелә. Әйтерсең, ниндидер серләр яшерелгән. Мондый бизәнү әйберләрен хәзер музейларда гына күреп була. Әле өемдә элгәреге түгәрәк яулык та саклана»,– диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев