Артист киләсе елга булган планнары белән бүлеште
— Театрда Альберт Шакиров әсәре буенча “Сәфәр” спектакле бик уңышлы чыкты. Әмирхан Еникинең “Рәшә” спектаклен әзерлибез. Анысын режиссер Айдар Җәббаров куя. Татар җанлы бу егеткә зур өмет баглыйбыз. Ике спектакльдә дә рольләрем бар.
Кызым июльдә бәби алып кайтты, малаебыз бар. Оныгымны барып күрдем. Туган авылдагы өемдә төзекләндерү эшен төгәлләп киләм. Кайтып йөрим. Исән-сау булсак, киләсе елдан концерт куя башларга хыялланам. Эстрадада 30 елдан артык багажым бар. Язга таба оешасым килә.
Нет комментариев