Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин
Татарстанда октябрь башы салкын сентябрьга караганда җылырак булачак. Бу һава торышына антициклон йогынты ясаячак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, салкын төннәрдән соң җылыначак. Төбәк буенча төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 2 һәм 3 октябрьдә, республика территориясендә тыныч һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз булачак. Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.
Төнлә һава температурасы +2.+7 градус булачак, ә көндез +9.+14 градуска кадәр җылытачак.
Нет комментариев