Өч ел эчендә юлларны ремонтлыйбыз
Хәбәрләр

Өч ел эчендә юлларны ремонтлыйбыз

Россия хөкүмәте безнең Татарстан юлларын төзекләндерергә 15,6 миллиард сум акча бирәчәк

2022-2024 елларда республикабыз юллары федераль бюджеттан бирелгән акчага ремонтланачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның күрсәтмәсе бар. Ул хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Беренче ике елда Татарстан Үзәктән 5әр миллиард сум акча алачак, ә 2024 елда – 5,6 миллиард.

Федераль проектны тормышка ашыру максатыннан бирелә торган бу акчага М-7 юлы ремонтланачак. Моннан тыш,Түбән Каманы һәм Яр Чаллыны урап уза торган олы юл салыначак.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев